Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллының Комсомол районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары Миңнероза Ибраһим кызы Галитзуллина һәм Зәйнәб Имай кызы Таҗикова 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтә.

Юбилярларга Россия Президенты Владимир Путин, Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлау һәм бүләкләрне Шәһәр Советы депутаты Сергей Хлебников, Комсомол районы хакимияте Башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева һәм Территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Татьяна Саунина тапшырдылар.

Миңнероза Ибраһим кызы Галитзуллина ТАССР ның Әгерҗе районы Иске Эсләк авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлый. Сугыш елларында колхозда авыл хуҗалыгы эшләрендә эшли. 1953 елда кияүгә чыга. Лаеклы ялга чыкканчы туган авылында элемтә бүлегендә эшли. 1978 елда Яр Чаллыга күчеп килә. Алты бала тәрбияләп үстерә, бүген аның 11 оныгы һәм 12 оныкчыгы бар.

«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Зәйнәб Имай кызы Таҗикова ТАССР ның Буа районы Адав-Толымбай авылында туган. Башлангыч мәктәпнең дүрт сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында төрле эшләр башкара: элеваторда эшли, урман кисә, траншеялар казый, вагоннар бушата. Сугыштан соң ире белән бергә Әлмәт шәһәренә китә. Лаеклы ялга чыкканчы спираль-җөй торбалар заводында оператор булып эшли. Яр Чаллыга гаиләсе белән 2006 елда күчеп килә. 

Ике бала тәрбияләп үстергән, биш оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Пәнҗешәмбе, 15 апрель 2021, 15:34