Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

15 апрельдә мини-футбол буенча ярышларга заявкалар нәтиҗәләре буенча «Мәктәп футбол лигасы» проекты командаларының җирәбәсе узды. Быел проектта катнашу өчен 32 мәктәп футбол командасы гариза бирде. Бу 2006 елда туган һәм алардан кечерәк балалар. Шулай итеп, футбол уйнарга теләк белдерүчеләрнең гомуми саны 400 дән арткан. 

2016 елда «Мәктәп футбол лигасы» проекты «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе Политсоветы тарафыннан расланды. Проектны тормышка ашыру барышында анда 4 меңнән артык кеше катнашты. Проектның координаторы булып Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов тора. Әлеге эшне ул «Яшүсмер» яшәү урыны буенча яшьләр (яшүсмерләр) клублары үзәге белән берлектә  алып бара. 

Мәктәпләргә финанс ярдәмен "Яр Чаллы Спорт территориясе", "Кориб", "Диалог-авто", "Проминдустрия", "Альфаскан" коммерцияле булмаган оешмалары күрсәтә.

«Мәктәп футбол лигасы»  проектына нәрсә керә? Бу - шәһәрдә балалар футбол тормышының бердәм мәгълүмат кырын булдыру, мәктәп командалары арасында ярышлар оештыру һәм үткәрү, мәктәппләрнең футбол ярышлары үткәрү өчен матди-техник базасын үстерү.

«Мәктәп футбол лигасына» ата-аналар да, җанатарлар да, фан-клублар да, ярдәм төркемнәре дә җәлеп ителгән. Алар өчен шулай ук конкурслар һәм ярышлар оештырыла.

Җомга, 16 апрель 2021, 08:48