Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Картиналар галереясендә Чаллы рәссамы, Татарстан Республикасы һәм Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Чулпан Шәрифуллинаның изге Рамазан аена багышланган «Иман Нуры» исемле шәхси күргәзмәсе ачылды.

Күргәзмә ачылышында «Ак мәчет» имамы Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев катнашты. Чулпан Шәрифуллина хөрмәтенә хезмәттәшләре - рәссамнар Факил Гайфетдинов, Рият Мөхәммәтдинов, Хәмзә Шәрипов һәм башкалар исеменнән изге теләкләр һәм котлаулар яңгырады.

Экспозициядә 39 әсәр тәкъдим ителгән: шамаилләр, рәсем сәнгате һәм график әсәрләр. Шамаил сәнгатенә рәссам-график рухи карашы белән килгән. Пыялада рәсем ясау техникасын камилләштереп үзләштереп, рәссам борынгы сәнгатькә гүзәллек хисе китереп, үз-үзен күрсәтүнең яңа формаларын эзли һәм таба. Аның шамаилләрендә ут, төсле таплар, пластик линияләр күп.

Чулпан Шәрифуллина Гарәп язуының төрле стильләрендә каллиграфия сәнгатенә төшенүен дәвам итә.


Күргәзмә 10 майга кадәр дәвам итәчәк.

Җомга, 16 апрель 2021, 08:31