Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Сталинград сугышында катнашкан, Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Мария Леонтьевна Залога 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул Сталинград шәһәрендә туган. 1933 елда мәктәпкә укырга керә, җиде сыйныфны тәмамлый. Хәрби хәрәкәтләр вакытында хәрби госпитальдә төрле вазыйфалар башкара. Яралыларны сугыш кырларыннан алып чыгарга һәм беренче медицина ярдәме күрсәтергә булыша.

Лаеклы ялга чыкканчы гомер буе трамвай-троллейбус идарәсендә диспетчер булып эшли. 1945 елда кияүгә чыга. Ире белән ике бала тәрбияләп үстерә. Бүген ветеранның өч оныгы һәм биш оныкчыгы бар.

Мария Леонтьевна II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, «Батырлык өчен» медале, Жуков медале, «Германияне җиңгән өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Россия Президенты Владимир Путин һәм Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән юбилярны Автозавод районы х акимияте Башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова, ветераннар советы рәисе Любовь Ходаковская һәм «Надежда» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Венера Наумкина котладылар.

Җомга, 16 апрель 2021, 11:32