Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Картиналар галереясенең зур залында Татарстан Республикасының Халык рәссамы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе,  Бакый Урманче исемендәге премия лауреаты, Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы Александр Петровның «Мәхәббәт офыклары» дип аталган юбилей күргәзмәсе ачылды. Экспозиция рәссамга 70 яшь тулуга, Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына, Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган.

Экспозициядә 100 сәнгать әсәре тәкъдим ителгән: рәсем, скульптура, медаль сәнгате.

Аның әсәрләренең төп мотивлары туган авылы Ямаш, Алабуга һәм Болгар шәһәрләренең тарихи урыннары белән тыгыз бәйләнгән. Аның коллекциясендәге «авыл» сериясе эшләре чын энҗе бөртегенә тиң.

Рәссамның шәхси күргәзмәләре Татарстанның төрле шәһәрләрендә, шулай ук Мәскәүдә һәм Самарада берничә тапкыр узды. Аның эшләре Казан, Әлмәт, Алабуга, Зәй, Яр Чаллы, Вологда, Ярославль, Череповец музейларының фонд коллекцияләрен, шулай ук якын һәм ерак чит ил: Канада, Югославия, Германия, Англия, Кытай, Япония музейларының шәхси коллекцияләрен дә тулыландыра.

Юбилей уңаеннан,  Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты мәдәният идарәсенең Рәхмәт хатын идарәнең баш белгече Гөлназ Закирова тапшырды, шулай ук рәссамга  Яр Чаллы шәһәре һәм Татарстан Республикасы сынлы сәнгать үсешенә зур өлеш кертүе өчен рәхмәтен белдерде.

Александр Петровны тантаналы вакыйга белән котларга дуслары һәм хезмәттәшләре - Владимир Акимов, Виктор Анютин, Зөфәр Фәттахов, Галина Анютиналар килде. Остазның укучылары, туганнары һәм дуслары аңа рәхмәт сүзләрен җиткерде.

«Визит» джаз оркестры солисты Валерий Филиппов бәйрәмгә аерым музыкаль атмосфера өстәде. 

Җомга, 16 апрель 2021, 14:55