Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль эш белгече Гузәл Мосолова белән Автозавод районында мәгълүмати очрашу узды. Очрашу Җирле үзидарә көненә багышланган иде. 

Инвалидлар җәмгыяте рәисләренә, Автозавод районының ветераннар Советына, Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Яр Чаллы җирле оешмасы эшчәнлеге турында мәгълүмат бирелде, социаль хезмәт күрсәтү шартлары, тәртибе, бушлай социаль хезмәт күрсәтү хокукына ия булган льготалы категория гражданнар исемлеге аңлатылды.

2021 елдан «Демография» илкүләм проекты кысаларында «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә 18 яшьтән 40 яшькә кадәрге затлар өчен көндезге тору төркеме үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Биредә социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ дип танылган аутистик спектрның бозылулары белән бәйле гражданнар социаль тернәкләндерү ала алачак.

«Ышаныч» үзәге эшчәнлеге турында тулырак мәгълүмат алу өчен М.Җәлил проспекты, 48 нче йорт адресы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк, тел. 71-39-09.

Җомга, 16 апрель 2021, 17:08