Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Санитар-экологик икеайлык кысаларында 17 апрельдә шәһәр территориясен санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча шәһәркүләм шимбә өмәсе үткәрелде. Өмәдә 27 035 кеше катнашты, 317 берәмлек техника җәлеп ителде. Экологик чара барышында 494,6 га шәһәр территориясе чистартылды, 194,1 га газоннар чүптән арындырылды, 2 050 км юлны грунттан чистарту башкарылды, 2 223,65 куб. м. чүп-чар һәм үсемлек калдыклары чыгарылды, 1 847 төп агач һәм 3 429 төп куакны санитар кисү эшләре башкарылды, 383 төп агач һәм куаклар утыртылды.

Орловка поселогындагы Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар һәйкәле янында Шәһәр Советы депутатлары тарафыннан 43 төп ылыслы агач утырту оештырылды. Башкарма комитет хезмәткәрләре Азатлык мәйданын, Х.Туфан проспектын, Тынычлык проспектын, Х. Туфан проспекты буенча 17/01 торак йорты каршындагы скверны чистартуда катнаштылар.

Өмәдә «КАМАЗ» ААҖ ның 14 бүлекчәсе - 1 020 дән артык кеше, НЧЭС  «Генерацияләү компаниясе» хезмәткәрләре, 3, 5, 9 нчы поликлиникалардан 200 дән артык кеше, идарәче компанияләрдән 900 дән артык кеше, территориаль-иҗтимагый үзидарәләр һәм микрорайоннар халкы территорияне көнкүреш һәм үсемлек калдыкларыннан чистарту, газоннарны төзекләндерү эшләрен башкарды.

37 нче мәктәп укучылары Сөембикә проспекты буенча 51 комплекс территориясен җыештырдылар.  Биредә 12 куб. м. үсемлек һәм көнкүреш калдыклары чыгарылган.

33 нче мәктәп укучылары (30 кеше) Татарстан урамын 25 комплекс ягыннан, 32 нче  мәктәп укучылары Тынычлык проспектының 22-25 комплексларында җыештырдылар. «Татэнерго» АҖ филиалы «Чаллы җылылык челтәрләре» коллективы Вахитов проспекты һәм тирә-яктагы территорияне санитар чистарттылар. 25 куб. м. үсемлек һәм көнкүреш калдыклары чыгарылган. Шәхси секторда яшәүчеләр Боровецкий күпере янында чүп-чар җыештырдылар.

24 микрорайонның территориаль иҗтимагый үзидарәсе биредә яшәүчеләр белән берлектә, 1 нче Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сарае һәм С.Сәйдәшев исемендәге 6 нчы балалар музыка мәктәбе территориясен чүп-чардан арындырдылар. 

Шәһәркүләм өмә кысаларында «Профит» хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты  Марсель Мингалимов  җитәкчелегендә «Сидоровка» паркы территориясен һәм «Комсомольский» скверын тәртипкә китерделәр. Чүп-чар, иске яфраклар һәм корыган ботаклар җыештырылды.

С.П .Титов исемендәге Яр Чаллы картон-кәгазь комбинаты коллективы Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар һәйкәле территориясен һәм 17А микрорайонында урнашкан Сергей Титов исемендәге скверны чистартуда катнаштылар. 

«ТАТПРОФ» АҖ коллективы сугышчы-интернационалистларга куелган һәйкәл территориясен чистартты. «Шәһәр хуҗалыгы дирекциясе» хезмәткәрләре ГЭС бистәсендә һәм 32 комплекстагы зират территорияләрен чистарттылар.

«Жилкомсервис» ПКФ ҖЧҖ ГЭС поселогының 1 комплексында Дан аллеясе территориясен тәртипкә китерделәр. «Замелексье» ҖЧҖ һәм «Замелексье» территориаль иҗтимагый үзидарәсе 39 нчы мәктәп тирәсен, Гостев урамын чистарту эшләрен оештырдылар. «Вилюй» ҖЧҖ, «Комсомольский» муниципаль унитар предприятиесе Сарман тракты буенча,  «Электротехников» ҖЧҖ һәм «32 нче комплекс» территориаль иҗтимагый үзидарәсе 32 комплекс территориясендәге бушлыкта,  «Бумажник» ҖЧҖ һәм «Бумажник» ТИҮ Мәләкәс елгасы яр буенда,17а комплексында җыештыру эшләре алып бардылар. Шәһәркүләм өмәдә «Булгарпиво» ААҖ, «ВолгоПромГаз» ҖЧҖ, «Омега», «МЕТРО» сәүдә йортлары, «Бульвар ДежаВю» ҖЧҖ, «Еврокомпания» ҖЧҖ, 13 нче, 17 нче, 22 нче, 25 нче, 46 нчы мәктәпләр, КФУ, Яр Чаллы педагогия көллияте, НГТИ,  Яшүсмер-яшьләр яшүсмерләр клублары үзәге, «Чаллы икмәге», «Магнит», «Пятерочка», «Тулпар», «Глобус», «Татарстан», «Сөембикә», «Октябрь»  сәүдә үзәкләре, «Чаллы ите» ҖЧҖ предприятиеләренең актив катнашуларын билгеләп үтәргә мөмкин.

Шимбә, 17 апрель 2021, 18:56