Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Үзәк районы ветераннар Советы һәм инвалидлар Советы активистлары Халыкара мәдәният көне кысаларында картиналар галереясендә булдылар. Алар өчен Россия һәм Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы Чулпан Шәрифуллина белән очрашу оештырылды. Ул кунакларны үзенең иҗаты - изге Рамазан аена багышланган "Иман нуры" күргәзмәсе белән таныштырды. Күргәзмә авторы шамаил сәнгате өлкәсендәге белемнәре белән уртаклашты, уникаль картиналарны иҗат итү нечкәлекләре турында сөйләде.

Галереянең зур залында кунаклар Татарстан Республикасының Халык рәссамы Александр Петров иҗаты белән таныштылар. «Мәхәббәт офыклары» дип аталган юбилей күргәзмәсе рәссамга 70 яшь тулуга, Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына, Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган. Тамашачылар өчен Габдулла Тукайга, борынгы Болгарга, балачак темасына багышланган эшләр сериясе буенча күзәтү экскурсиясе үткәрелде.

Шимбә, 17 апрель 2021, 19:35