Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Һәр яз саен эшче яшьләр Советы Яр Чаллы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты территориясендә өмә оештыра.

«Ремдизель» АҖ, Пенсия фонды Идарәсе, «ДОМКОР», Яр Чаллы ТЭЦ, Яр Чаллы җылылык челтәрләре,  «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ, МТС, «ПЭК» ҖЧҖ, «Заман» яшьләр үзәге белгечләре чүп-чар, иске яфракларны җыештырдылар, агачларны агарттылар, бордюрлар һәм вазоннар буядылар, агач төпләрен йомшарттылар.

Россия Пенсионерлар берлеге активистлары интернат-йортта яшәүчеләр өчен Җиңү көненә открыткалар ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Шулай ук эшче яшьләр Советы көче белән интернат-йортка гигиена кирәк-яраклары да җыеп тапшырылды.

Дүшәмбе, 19 апрель 2021, 10:33