Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

17-18 апрельдә Нурлатта 2006-2007 елгы егетләр арасында Самбо көрәше буенча республика турниры узды. Спорт чарасы Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланды.

Ярышларда Татарстаннан, Башкортстаннан, Самара, Ульяновск өлкәләреннән 204 самбочы катнашты. Турнирда «Заман» яшьләр үзәгендә шөгыльләнүче Әмир Хәлилов (49 кг авырлык категориясендә) катнашты, ул 3 урынны яулады.

Самбочы спортчы тренер-укытучы Владимир Тимофеев җитәкчелегендә шөгыльләнә.

Дүшәмбе, 19 апрель 2021, 15:20