Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Эшмәкәрлек субъектлары өчен уңайлы шартлар тудыру максатында, стационар булмаган сәүдә объектлары урнашкан урыннарны күрсәтеп, расланган урнаштыру схемалары нигезендә, шәһәр Башкарма комитеты тарафыннан карта төзелде. Карта ике төргә бүленә:

1) Стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру схемасы. Картада 5 ел срокка урнаштырылган схемага кертелгән объектлар урнаштырылган. Стационар булмаган сәүдә объектлары картасы объектның кайда урнашуын, билгеле бер затның шул объектка карата хокукы булу-булмавын билгеләргә мөмкинлек бирә.

Стационар булмаган сәүдә объектлары схемасы Яр Чаллы шәһәре рәсми сайтының төп битендә уң якта урнаштырылган http://www.nabchelny.ru «Мөһим» блогы астында «Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге территориясендә стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру схемасы» сылтамасы бар.

2) Сезонлы стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру схемасы. Картада 2021 елның 1 маеннан 31 октябренә кадәр (6 айлык срокка) сезонлы стационар булмаган сәүдә объектлары схемасына кертелгән объектлар урнаштырылган.

Сезонлы стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру схемасы Яр Чаллы шәһәре рәсми сайтының төп битендә уң якта урнаштырылган http://www.nabchelny.ru «Мөһим» блогы астында «Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге территориясендә сезонлы стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру схемасы» сылтамасы бар.

Аукционда катнашу өчен кирәкле мәгълүмат картадан аста, «2021 елның 5 маендагы аукцион документлары» битендә –> «ХӘБӘР 2015.docx».

Стационар булмаган сәүдә объектларына һәм аларны Яр Чаллы шәһәре территориясендә урнаштыру тәртибенә кагылышлы кабул ителгән норматив актлар «Хакимият» –> «Башкарма комитет» –> «Икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү идарәсе» –> «Кулланучылар базары бүлеге» –> «Стационар булмаган сәүдә объектлары» битендә урнаштырылган.

Сишәмбе, 20 апрель 2021, 15:09