Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 1967 елда һәм аннан соң туган  эшләүче гражданнарның күбесендә 2002 елдан 2013 елга кадәр, шулай ук пенсияләрне дәүләт финанслаштыру программасында катнашучыларның һәм ана капиталын тупланма пенсиягә юнәлдергән аналарның пенсия тупланмалары формалашуы хакында искә төшерә.

Әлеге ражданнар үз тупланмаларын формалаштыру һәм инвестицияләү ысулын мөстәкыйль сайлый. Ул Россия Пенсия фонды һәм дәүләтнеке булмаган пенсия фонды (НПФ) булырга мөмкин.  

НПФ яки Россия Пенсия фондына күчү яки вакытыннан алда күчү турында гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы аша (гариза көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзаланырга тиеш) яки РПФның теләсә кайсы территориаль органында (алдан язылу буенча) электрон формада бирергә мөмкин. Моннан тыш, Россия Пенсия фондының клиентлар хезмәтенә шәхсән яки нотариуста расланган ышаныч язуы рәсмиләштерелгән вәкил аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Гариза тапшырган вакытта РПФ хезмәткәрләре гражданнарга инвестиция керемен югалтмыйча күчерү 5 елга бер тапкырдан да ешрак булмаска тиеш, дип хәбәр итә.

Шулай итеп, 2021 елда инвестиция керемен югалтмыйча вакытыннан алда күчерү турында гаризаларны түбәндәгеләр бирергә мөмкин:

2016 елда пенсия тупланмалары акчаларын беренче бишьеллык фиксацияләүнең агымдагы иминиятләүче тарафыннан чагылдырылган гражданнар; 

2017 елдан башлап үз тупланмаларын иминиятләштерүчедән формалаштыручы гражданнар.

Шулай ук инвестиция керемен югалтмыйча пенсия тупланмалары акчалары күчү турындагы барлык гаризалар буенча да тапшырылачак. Акчаларны тапшыру срогы – гариза биргән көннән 5 ел узгач.

31 декабрьгә кадәр гражданнарның РПФ да каралмаган гаризада иминләштерүчене  алмаштыру яки гамәлдән чыгару мөмкинлеге бар. Моның өчен иминләштерүчене алмаштырудан баш тарту яки аны алыштыру турында хәбәр бирергә кирәк.

Дәүләтнеке булмаган пенсия фондын сайлап алырга җыенучы гражданнарга сайлап алган пенсия фонды белән мәҗбүри пенсия иминияте турында килешү төзергә кирәк. Акчаларны идарәче компаниягә күчерү өчен аның белән килешү төзү таләп ителми.

Дәүләтнеке булмаган пенсия фондын яки идарәче компанияне сайлауга максималь җаваплы һәм уйлап карарга кирәк. Сез пенсия капиталын арттыру өчен финанс оешмасын сайлыйсыз, шуңа күрә соңгы елларда Фонд яки идарәче компаниянең эш нәтиҗәләрен өйрәнергә, табышны башкаларныкы белән чагыштырырга кирәк. 

Идарәче компанияләрнең эш нәтиҗәләре турында мәгълүматны Россия Пенсия фонды сайтында өйрәнергә мөмкин. Ул «Граждананнарга» бүлегендә, «Булачак пенсионерларга» бүлекчәсендә урнашкан (https://pfr.gov.ru/grazhdanam/pensions/pens_nak/osnov_sved_invest/ ). Дәүләтнеке булмаган пенсия фондларының эш нәтиҗәләре турында мәгълүмат белән аларның сайтларында танышырга мөмкин. Дәүләтнеке булмаган пенсия фондларының  эшчәнлеге Россия Банкы күзәтчелеге астында тора.

Дәүләтнеке булмаган пенсия фондында пенсия тупланмаларын формалаштыручы 55 һәм 60 яшьлек гражданнарга (хатын-кызларда һәм ир-атларда) яисә вакытыннан алда пенсия алу хокукы булган гражданнарга тупланма пенсияне билгеләү алар сайлаган Дәүләтнеке булмаган пенсия фонды тарафыннан гамәлгә ашырылачак.

Гражданнар Россия Пенсия фонды сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында Шәхси кабинетта үзләренең пенсия тупланмаларын формалаштыруны контрольдә тота ала. Әгәр пенсия тупланмаларын дөрес күчермәү турында мәгълүмат ачыкланса, бу факт хакында Россия Пенсия Фондына хәбәр итәргә кирәк.

Сишәмбе, 20 апрель 2021, 15:36