Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Казанның ишкәк ишү төрләре үзәгендә «ГТО уеннары» ның «Хезмәткә һәм оборонага әзер»  Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы чемпионнары фестиваленең II этабы узды. Фестивальдә Татарстанның 4 шәһәреннән һәм 17 районыннан 21 команда катнашты. Ярышлар ике көн дәвам итте.

Беренче көнне катнашучылар дүрт норматив үтәделәр: 60 метрга йөгерү, гимнастик эскәмиядә алга авышу, винтовкадан төз ату, турникта тартылу. 

Нәтиҗәләр буенча иң көчле 11 команда ачыкланды, алар икенче турга узды. Беренче турда Чаллы спортчылары төз ату һәм тартылу буенча ике рекорд куйды.

Фестивальнең икенче көнендә командалар ГТО эстафетасында көч сынашты. Катнашучыларның төгәл техниканы сайлап алулары нәтиҗәсендә, Яр Чаллы командасы Татарстан Республикасында тәүге тапкыр үткән «ГТО уеннарында» беренче урынны яулады. Республика этабы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының җыелма командасы формалаштырылачак, ул Белгородта узган ГТО Бөтенроссия уеннарында республика данын яклаячак.

Сишәмбе, 20 апрель 2021, 16:00