Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында беренче тапкыр Яр Чаллыда Башкортстанның Милли музее тәкъдим иткән күргәзмә ачылачак.  «Идел буе халыклары этносы һәм мәдәнияте. Башкортлар» күргәзмә проектының ачылу тантанасы 23 апрельдә 14:00 сәгатьтә Тарих һәм туган якны өйрәнү музееның зур күргәзмәләр залында узачак.

Күргәзмәдә башкорт халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм үзенчәлеген чагылдыручы 159 уникаль артефакт һәм этнография предметлары тәкъдим ителәчәк. Бирегә килүчеләр өчен «Юрта» интерактив зонасы эшләячәк, анда музей кунаклары башкорт халкының легендалары һәм мифологиясе белән таныша алачак. Атна саен башкорт халкы тарихы буенча лекторийлар, археологлар белән онлайн-очрашулар, видеокүргәзмә һәм видеоэкскурсияләр, «Милли бизәк» мастер-классы һ.б. узачак.

Күргәзмәдә Чаллы шәһәренең күпмилләтле халкы турындагы заманча фотопроект аерым урын алып торачак. Күргәзмә 29 июньгә кадәр эшләячәк.

Җомга, 23 апрель 2021, 17:49