Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

14 майда Казанда La Primavera Казан камера оркестрының «Звезды из Завтра» иҗат программасының грандиоз финал концерты узачак. Казан La Primavera камера оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Рөстәм Абязов Татарстан шәһәрләрендә гала-концертлар, сайлап алу турлары үткәрде. Аларда 250 дән артык яшь музыкант катнашты. Программаның финалында чыгыш ясаячак балаларның исемнәре игълан ителде. Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залы сәхнәсенә Яр Чаллы музыкантлары да чыгачак.

Яр Чаллы сәнгать көллияте, 1 нче, 5 нче һәм 6 нчы балалар музыка мәктәпләре укучылары La Primavera Казан дәүләт камера оркестры белән Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының Халык артисты,  Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Оркестрның сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Рөстәм Абязов җитәкчелегендә чыгыш ясаячак. 

Җиде ел эчендә «Звезды из Завтра» да Татарстанның музыка мәктәпләреннән һәм балалар иҗат коллективларыннан 2000 гә якын сәләтле бала катнашты. 2019 елда программа республика статусын алды һәм ул Татарстан Президенты һәм ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән уздырыла.

 «Звезды из Завтра» финалистлары «Синяя птица», «Лучше всех», «Добрая волна» телевизион проектларына чакырылдылар, Дельфия уеннарында катнаштылар, «Яңа исемнәр» фонды, Владимир Спиваковның Халыкара хәйрия фонды стипендиатлары булдылар һәм алар Татарстанның музыка көллиятләренә укырга керергә тәкъдим ителделәр.

Пәнҗешәмбе, 22 апрель 2021, 08:39