Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге җиткерә: предприятие һәм оешмаларның ел саен Россия Федерациясе Социаль иминият фонды акчалары хисабына хезмәт шартларын һәм хезмәтне саклауны яхшырту буенча чаралар үткәрү мөмкинлеге бар. Россия Федерациясе Хезмәт кодексының гамәлдәге нормалары нигезендә, әлеге чараларның кайберләре барлык эш бирүчеләр тарафыннан да үтәлергә тиеш.

Моннан тыш, кисәтү чараларын финанс белән тәэмин итү кысаларында, 2019 елдан оешмаларның пенсия алды һәм пенсия яшендәге үз хезмәткәрләрен шифаханә-курортларда дәвалануга җибәрү мөмкинлеге барлыкка килде.

Кисәтү чараларын финанс белән тәэмин итү Россия Федерациясе Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының 2012 елның 10 декабрендәге 580н номерлы боерыгы нигезендә расланган зарарлы һәм (яки) куркыныч җитештерү факторлары белән эшләүче хезмәткәрләрнең производство травматизмын һәм һөнәри авыруларын киметү буенча кисәтү чараларын финанс ягыннан тәэмин итү кагыйдәләре нигезендә гамәлгә ашырыла.

Кисәтү чараларын финанс белән тәэмин итү, иминиятче тарафыннан җитештерүдәге бәхетсезлек очракларыннан һәм алдагы календарь елында исәпләнгән һөнәри авырулардан мәҗбүри социаль иминият кертемнәре суммаларының 30% ы чикләрендә, иминиятләштерүче тарафыннан алдагы календарь елда әлеге төр иминиятне тәэмин итүгә киткән чыгымнарны исәпкә алып башкарылырга мөмкин.

Өстәмә рәвештә хәбәр итәбез, 2021 елда кисәтү чараларын финанс белән тәэмин итүгә гариза һәм документлар бирү вакыты 31 июльдә тәмамлана.

Кисәтү чараларын финанс белән тәэмин итү турында тулырак мәгълүмат төбәк бүлегенең рәсми сайтында түбәндәге адрес буенча урнаштырылган: fss16.ru.

Пәнҗешәмбе, 22 апрель 2021, 15:53