Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

26 апрельдә Г.Тукай скверында күренекле татар шагыйре Габдулла Тукайның 135 еллыгы уңаеннан «Тукайга чәчәкләр» дип исемләнгән шигърият бәйрәме үткәрелә. Чара 12:00 сәгатьтә башлана. Бәйрәм кунакларын балалар театр сәнгате мәктәбе аниматорлары Г.Тукай әкиятләре персонажлары образында каршы алачак. Чарада 1 нче сәнгать мәктәбе көче белән мастер-класслар үткәрү планлаштырыла. Шәһәр китапханәсе хезмәткәрләре бәйрәм кунакларын Яр Чаллының әдәбият әһелләре иҗаты, бөек шагыйрьнең китаплары күргәзмәсе белән таныштырачак, шулай ук Габдулла Тукайның иҗаты буенча әдәби уен-викторина уздырылачак.

Шигърият бәйрәме кунакларын, шәһәрнең әдәбият сөючеләрен шулай ук Яр Чаллы картиналар галереясе хезмәткәрләре әзерләгән интерактив мәйданчык та көтә. Чарада катнашучылар Тукай әкиятләре буенча викторинада үз белемнәрен тикшерә алачак. 12:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр шигырь укырга теләүчеләр өчен ирекле микрофон бирелә.

14:00 сәгатьтә Аяз Гыйләҗев исемендәге Татар дәүләт драма театры артистлары катнашында әдәби-музыкаль спектакль күрсәтеләчәк. Чара барышында әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә шәһәр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булачак.

Бәйрәмдә «Эврика» мәдәният үзәге, «Замана» вокаль ансамбле, «Болгар» бию театры солистлары башкаруында концерт номерлары күрсәтеләчәк. Шулай ук шәһәрнең танылган язучылары, яшь шигырь сөючеләрнең чыгышлары да шатландырачак. 

Бәйрәм ахырында ГабдуллаТукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы булачак.

Җомга, 23 апрель 2021, 09:23