Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

16-22 апрельдә Липецк шәһәрендә география фәне  буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Олимпиадада Россия Федерациясенең 64 субъектыннан 265 кеше катнашты. Татарстан Республикасы командасында Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәттән алты укучы катнашты.

Олимпиада нәтиҗәләре буенча Татарстаннан ике катнашучы призер булды. Алар - Яр Чаллының 77 нче гимназиясеннән 9 сыйныф укучысы Роман Трофимов һәм Әлмәт шәһәренең 16 нчы мәктәбеннән 11 сыйныф укучысы Кәрим Галиуллин


Җомга, 23 апрель 2021, 11:40