Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

21 апрельдә шәһәр территориясен санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча өмә үткәрелде, аларда 2530 кеше катнашты,  55 берәмлек техника җәлеп ителде. Өмәдә 347 га шәһәр территориясе чистартылды, 97 км юлны грунттан чистарту башкарылды, 216,4 га газоннар чүптән арындырылды,  671 куб. м. чүп-чар һәм үсемлек калдыклары чыгарылды, 2 135 төп агач һәм куакны санитар кисү эшләре башкарылды, 144 төп агач һәм куаклар утыртылды.

Үзәк районы Хакимияте коллективы экологик чара барышында Энтузиастлар бульварын чүп-чардан һәм яфраклардан чистартты. Биредә 18 куб.м. үсемлек калдыклары, 8 куб. м. көнкүреш чүп-чары җыелган. 

Комсомол районы территориясендә урнашкан К.Тинчурин исемендәге бульвар «Горзеленхоз», «ГЭС-сервис», Шәһәр балалар поликлиникасы, «10 комплекс» ТИҮ көче белән чистартылды. Л.Б.Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы студентлары, «Горзеленхоз», «Бәхетле», «Уют», «Вилюй-1» территориаль ижтимагый иҗтимагый үзидарәләр ярдәме белән Сарман трактын җыештыру башкарылды. М. Бибишев исемендәге парк территориясен «Горзеленхоз», Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты студентлары, «Квартал» ТИҮ коллективы чистартты. 

Өмәдә «Строим Будущее», «Электротехников», «Энтузиаст», «Паритет», «Ремжилстрой», «Махалля» идарәче компанияләренең, «Омега», «Еврокомпания» сәүдә үзәкләренең, «Пятерочка» (45/14),«Магнит у дома» (17/05) кибетләренең актив катнашуларын билгеләп үтәргә мөмкин.

Җомга, 23 апрель 2021, 13:42