Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Чиләбе эшмәкәрләре делегациясе булып китте. Кунаклар Сәүдә-сәнәгать палатасында, шулай ук «КАМАЗ» ААҖ да булдылар, анда алар белән сатып алулар хезмәте вәкилләре очрашты.

Чиләбе эшмәкәрләре мэриядә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Кропотова белән аралаштылар. Ул кунакларны автокаланың социаль-икътисадый үсеше үзенчәлекләре белән таныштырды, киләчәккә планнар турында сөйләде.

«Хезмәттәшләребезнең визитына йомгак ясап, әлеге очрашу тиздән үз нәтиҗәләрен бирәчәк, дип горурлык белән әйтә алабыз. Кунаклар эшмәкәрләребезнең һәм шәһәр халкының ярдәмчел, изге күңелле булуларын ассызыкладылар. Очрашу барышында алар хезмәттәшлек вариантлары турында фикер алыштылар. Шулай ук чиләбелеләр чаллылыларның югары аралашу һәм эшләү культурасына игътибар иттеләр. Шәһәребезнең матурлыгына, киңлекләренә һәм төзеклегенә сокландылар», - дип нәтиҗә ясады Яр Чаллы Сәүдә-сәнәгать палатасының генераль директоры Фәрит Бәшәров

Җомга, 23 апрель 2021, 18:44