Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы Бөтенроссия өмәсенә һәм «Экояз 2021» республика акциясенә кушылды. Өмә барышында Казан белән видеоэлемтә оештырылды, эшкә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелек итте. «Сезнең барыгызга да зур рәхмәт. Бүген Татарстанда бөтен халык өмәгә чыкты. Без моңа бер генә көнне багышларга тиеш түгел. Без яшәү рәвешенә, табигатькә мөнәсәбәтебезне үзгәртергә тиеш. Бу системалы эш. Балаларга экологик тәрбия бирә торган мәктәпләргә зур рәхмәт сүзләрен җиткерәм», - дип билгеләп үтте ул.

Чаллылылар исеменнән өмәдә катнашучыларны видеоэлемтә аша Башкарма комитет Җитәкчесе  Фәрид Салахов сәламләде. «Бүген шәһәребезнең 28 меңнән артык кешесе туган Татарстаныбызны тагын да чиста, матур һәм яшел итү өчен өмәгә чыкты. Анда Яр Чаллыда яшәүче төрле яшьтәге, төрле милләт һәм дин вәкилләре, мәктәп укучылары, студентлар, волонтерлар, оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләре, Шәһәр Советы депутатлары, Башкарма комитет хезмәткәрләре катнаша. Яшьләр һәм пенсия яшендәге кешеләр дә актив катнаша. Барыгызга да актив эш һәм яхшы кәеф телим!» - диде ул.



Президент белән элемтәгә шәһәрнең волонтерлар штабы җитәкчесе Татьяна Талапина да чыкты. Ул Рөстәм Миңнехановка Яр Чаллыда волонтерлык хәрәкәтен үстерү турында сөйләде.

Өмә шәһәрнең барлык өч районында да узды, 544,6 га шәһәр территориясе чистартылды, 2 223 куб.м чүп-чар һәм үсемлек калдыклары чыгарылды, шәһәр территориясендә 720 төп агач һәм куак утыртылды. «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында Орловка поселогының Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар һәйкәле янында Шәһәр Советы депутатлары тарафыннан 43 төп ылыслы агач утырту оештырылды. 

Шимбә, 24 апрель 2021, 13:51