Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллының 19 нчы мәктәп укучысы Роман Хоцанович Riki.lab зурлар өчен анимация сериаллары конкурс-лабораториясендә катнашып уңышка лаек булды. Конкурсны «Смешарики» мультсериалын уйлап табучы һәм ясаучы «Рики» компанияләр төркеме һәм КиноПоиск HD онлайн-кинотеатры вәкиллләре үткәрә. Конкурска Чаллы егете дүрт эш тәкъдим итә, шуларның берсе – «Бер максат» дип исемләнгәне Апокалипсис чорында исән калган кешеләр турында сөйли. Ул жюри тарафыннан югары бәя ала һәм махсус приз белән бүләкләнә.

Роман Хоцанович үзенең киләчәген анимация дөньясы белән бәйләргә уйлый һәм анимацион фильмнар режиссеры булырга тели. Анимацион фильмнар булдыру белән ул башлангыч сыйныфларда ук мавыга башлый: «Башта мин язучы булырга һәм китап битләрендә төрле вакыйгалар сурәтләргә хыялландым. Аннан мин анимация буенча мастер-класска эләктем (искәрмә. - "Метро" мәдәни-белем бирү платформасы) һәм мультипликатор булу теләге уянды. Мин бу юнәлештә үсә башладым: проектлар өстендә эшләргә, анимациягә өйрәнергә, YouTube-каналын эшләтеп җибәрергә тырыштым», - дип сөйләде ул.

Дүшәмбе, 26 апрель 2021, 13:37