Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Бөтенроссия Туган телләр форумы узды. Форум кысаларында Татар теленнән VIII Халыкара олимпиадасы, «Илһам» Бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар конкурсы җиңүчеләрен, Каюм Насыйри һәм Ризаэддин Фәхреддин премияләре лауреатларын бүләкләү тантанасы булды.

Татар теленнән Халыкара олимпиадада 500 гә якын кеше катнашты, алар арасыннан 77 призер һәм 20 җиңүче сайлап алынды. Җиңүчеләр арасында 41 нче мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы Нина Иванова да бар. Шулай ук М. Вахитов исемендәге 2 нче гимназиянең 9 нчы сыйныф укучысы Диана Демашина да олимпиада призеры булды.

Татар теленнән VIII Халыкара олимпиадада Гран-прига Американың Калифорния штатында яшәүче Нури Чопануглы,  Чувашия Республикасы Батыр районыннан Айнур Сабирҗанов, Әгерҗе районы Исәнбай мәктәбеннән Гөлназ Мөэминова лаек дип табылды.

«Илһам» Бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар конкурсы нәтиҗәләре буенча 2 урынны Чаллының 41 нче мәктәбе 6 сыйныф укучысы Әдилә Закирова яулады.

Дүшәмбе, 26 апрель 2021, 11:20