Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

14-20 апрель көннәрендә Кырым Республикасында «Артек» Халыкара балалар үзәге базасында әдәбият буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән 324 укучы катнашты. Татарстан Республикасын сигез кешедән торган команда тәкъдим итте. Олимпиада нәтиҗәләре буенча аларның җидесе призлы урыннар яулады. Алар арасында А.С. Пушкин исемендәге 78 нче лицейның 11 сыйныф укучысы  Вера Верхотурова да бар. Ул өченче ел рәттән әдәбият буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының призеры булды. Мәгълүмати-технологик юнәлеш буенча укуга карамастан, Вера Верхотурова  әдәбият белән дә кызыксына.

 Аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 32 нче мәктәп укучылары Санкт-Петербургта технология буенча мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында катнаштылар. Олимпиада 3 турда узды: теория, практика һәм проектларны яклау буенча. Олимпиада нәтиҗәләре буенча Валерия Седова җиңүче, Альмир Сәлимов олимпиада призеры булды.

Сишәмбе, 27 апрель 2021, 13:52