Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Тантаналар сараенда халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтенең 30 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы узды. «Рәсәй эше» кадрлар үзәге хезмәткәрләрен Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова котлады. «Яр Чаллының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге – республикада иң эре мәшгульлек үзәге. Шуңа күрә без аны модернизацияләү өчен беренче итеп сайладык. Узган атнада мин Санкт-Петербургта Халыкара хезмәт форумында катнаштым. Анда Яр Чаллының мәшгульлек үзәгенә Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтен модернизацияләүдә лидер дип мактау тактасы тапшырдылар», – диде ул.

Модернизациядән соң мәшгульлек үзәге «Рәсәй эше» кадрлар үзәге дигән исем алды. Ул «Хезмәт җитештерүчәнлеге үсешен тәэмин итү өчен мәшгульлек һәм хезмәт базарының нәтиҗәлелеген арттыру» федераль проекты һәм «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм күрсәтү» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырылды.

Үзәк хезмәткәрләрен бәйрәмнәре белән Наил Мәһдиев һәм Шәһәр Советы депутатлары исеменнән мэр урынбасары Ирина Сәгыйдуллина да котлады. «2020 ел халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтен сынады. Чикләү чаралары режимында сезгә хезмәт базарындагы катлаулы мәсьәләләрне хәл итәргә туры килде. Сез эшсезлекнең үсүенә юл куймау, хезмәт базарындагы хәлне тотрыклыландыру буенча эш алып бардыгыз һәм профессиональ сыйфатларыгызны югары дәрәҗәдә күрсәтеп, бу катлаулы бурычны үтәдегез. Сез авыр тормыш шартларында калган меңләгән чаллылыларга бәяләп бетергесез ярдәм күрсәттегез”, – дип билгеләп үтте ул.

Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәгенең иң яхшы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Яр Чаллы - Россия Федерациясенең уналты пилот субъектының берсе, анда 2019 елдан "Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм күрсәтү" илкүләм проектын гамәлгә ашырыла башлады.

Сишәмбе, 27 апрель 2021, 17:24