Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашкан 16 ветеран һәм фашист концлагерьларының элеккеге балигъ булмаган 15 тоткыны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән бүләкләр һәм котлаулар ала.

 Ветераннарны өйләренә барып Автозавод районы хакимияте Башлыгы Винер Харисов котлады.

Анатолий Александрович Русский - Бөек Ватан сугышы ветераны. Ул 1926 елның 7 ноябрендә Киров өлкәсенең Вороны авылында туа. 10 сыйныфны тәмамлый. 17 яшендә Ерак Көнчыгышка җибәрелә. Чиккә якын 2 нче батальонда, 261 нче аерым укчылар бригадасында хезмәт итә.

Сугыш башланганда беренче Ерак Көнчыгыш фронты гаскәрләре составында, аннары Приморье краенда конвой составында хәрби лагерьларда була. Соңрак 231 нче аерым төзелеш батальонында хезмәт итә, аннан старшина званиесендә демобилизацияләнә. 1953 елга кадәр хәрби хезмәттә була. Соңгы званиесе - запастагы капитан, хәзерге вакытта хәрби исәптән төшкән. 

Виктор Алексеевич Чаплыгин - фашист концлагерьларының элеккеге балигъ булмаган тоткыны. Ул 1944 елның 20 мартында Калининград өлкәсенең Бартен авылында туган. Урта мәктәпнең 7 сыйныфын тәмамлый. Хезмәт стажы - 45 елдан артык. Төрле елларда электромонтер, шофер булып эшли, башка эшләр белән шөгыльләнә. Бүгенге көндә ул яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирү буенча актив эш алып бара. Яшьләр белән бай тормыш тәҗрибәсен актив уртаклаша: сыйныф сәгатьләренә йөри, музей экспонатларын тулыландыруда катнаша, тимурчы отрядлары белән очраша.

Сишәмбе, 27 апрель 2021, 17:03