Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген А.С Пушкин исемендәге 78 нче лицеенда Яр Чаллы шәһәре ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның «Балкыш» («Сияние») VI республика фестиваленә йомгак ясалды. Концерт программасын Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Яр Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданины Гөлзада Рзаева алып барды. Конкурс Яр Чаллыда Татарстан муниципаль берәмлекләрендә ветераннар Советлары тарафыннан сайлап алынган иң яхшы коллективлар һәм башкаручыларны җыйды.

Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, Яр Чаллы шәһәре ветераннар Советы рәисе Зөһрә Сәитова катнашучыларны сәламләделәр һәм дипломнар тапшырдылар.

Чараны «Энергетик» Мәдәният сарае солистлары, ТРның атказанган артистлары Лилия Букеева һәм Федор Кузнецов Федор Кузнецов, популяр җырчы Нияз Хаматшин чыгышлары бизәде.

Фестиваль Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән оештырылды. Аның төп бурычы - милли мәдәниятне, җыр традицияләрен саклап калу, ветераннар арасында иҗатны популярлаштыру, балалар һәм яшьләрдә кыйммәтләр системасын формалаштыру.

Сишәмбе, 27 апрель 2021, 17:12