Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Николай Атласов Чаллы халкын шәхси сораулар буенча кабул итте. Халык белән очрашу вакытында эпидемиягә каршы чаралар үтәлде.

Чаллылылар җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү, спиртлы продукцияне законсыз сату, финанс ярдәме күрсәтү мәсьәләләре белән мөрәҗәгать иттеләр. Бу көнне кергән барлык мөрәҗәгатьләр дә эшкә алынды.

Гражданнарны һәр айның соңгы сишәмбесендә 16:00дан 18:00 сәгатькә кадәр Шишкин бульвары, 8 йорт (30/24), 1 нче подъезд, 31 нче офис адресы буенча кабул итәләр. Кабул итүгә 8-987-278-6426 телефоны буенча язылырга мөмкин.

Чәршәмбе, 28 апрель 2021, 11:14