Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Пенсия фонды идарәсе хәбәр иткәнчә, киләсе ял һәм бәйрәм көннәре уңаеннан, 2021 елның маенда пенсия түләү һәм китерү графигы үзгәрәчәк.

Яр Чаллы районара почтамты киләсе көннәрдә пенсияләрне вакытыннан алда түләячәк:

2021 елның 6 нчы һәм 8 нче маенда,  график буенча пенсияне 9 майда алучыларга (почта элемтәсе бүлекләренең эш режимында);

2021 елның 11 нче һәм 12 нче маенда, график буенча пенсияне 13 майда алучыларга  (почта элемтәсе бүлекләренең эш режимында).

Башка көннәрдә билгеләнгән график нигезендә, Татарстан почта элемтәсе бүлекләренең эш режимын исәпкә алып хезмәт күрсәтеләчәк.

Пенсияләрне почта бүлекчәләре аша күчерү буенча туган сорауларга  гражданин үзенең китереп бирү участогы почтальонына яки адреска хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәсенә, шулай ук 8-800-100-00-00 телефоны буенча Россия Почтасының кайнар линиясенә шалтыратырга мөмкин.

Чәршәмбе, 28 апрель 2021, 14:51