Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны, Яр Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданины Ирек Таһир улы Уразаев 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. 

РФ Президенты Владимир Путин, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов исеменнән котлау һәм бүләкләрне юбилярга Комсомол районы хакимияте Башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева һәм территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Елена Симонова тапшырдылар.

Ирек Таһир улы Актаныш районы Усы авылында укытучы гаиләсендә туган. Байсар урта мәктәбендә укый, аннан Минзәлә педагогия училищесына укырга керә, әмма сугыш аркасында укуны ташларга туры килә. Сугыш елларында колхозда эшли. 1946 елда ул Минзәлә педагогия училищесына әйләнеп кайта. Аны тәмамлаганнан соң армиягә алына, биш ел Мәскәү астында хезмәт итә. 1963 елда педагогия университетын тәмамлый һәм яңа ачылган Бигеш авылындагы ятимнәр өчен балалар йорты директоры итеп билгеләнә, анда 14 ел эшли. 1977 елда гаиләсе белән Яр Чаллыга күчеп килә, анда 2 нче мәктәп директоры итеп билгеләнә. Лаеклы ялга Ирек Таһир улы Орловка авылы интернат-мәктәбеннән чыга. Аның педагоглык стажы 45 ел тәшкил итә. Хатыны белән ул ике бала үстергән, бүгенге көндә биш оныклары һәм дүрт оныкчыклары бар.

Ирек Таһир улы - Россиянең атказанган укытучысы, Хәрби-һава көчләре отличнигы исемнәренә лаек була. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен», «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы» медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Ирек Тагирович Заслуженный учитель России, Отличник военно-воздушных сил. Награжден медалью «За доблестный труд в Великой Отечественной войне 1941-1945гг.», «Отличник народного просвещения», а также юбилейными медалями.

Чәршәмбе, 28 апрель 2021, 16:03