Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Җиңү көне якынлашу алдыннан Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераннарын котладылар. Равил Шаһәип улы Нуриәхмәтов һәм Мифтах Әнсәп улы Нуртдиновка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән бүләкләр һәм котлаулар тапшырылды. Ветераннар янында кунакта ТР Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов һәм Комсомол районы хакимияте Башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева булды.

Равил Шаһәип улы Нуриәхмәтов 17 яшендә армия сафларына алына һәм фронтка китә. Артиллерия  төзәүчесе булып хезмәт итә, сугышны өлкән сержант званиесендә тәмамлый. Бөек Ватан сугышында җиңгәннән соң Кытайны япон илбасарларыннан азат итүдә катнаша. 1951 елда туган авылына кайта. 1958 елда РСФСР Сәүдә министрлыгының Ленинград югары сәүдә курсларын тәмамлый. 1971 елда Яр Чаллыга җибәрелә, Комсомол Горпромторгының директор урынбасары итеп, соңрак директоры итеп билгеләнә һәм лаеклы ялга чыкканчы шунда эшли. 

 Мифтах Әнсәп улы Нуртдинов фронтка 1943 елда алына. Башта аны пулеметчылар әзерләү буенча уку полкына билгелиләр, 1944 елның апрелендә фронтның алгы сызыгына җибәрелә. Пехота полкы составында сугыша. Румыния, Чехословакия, Венгрия һәм Австрияне азат итү операцияләрендә катнаша. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале,  юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Өлкән сержант хәрби званиесенә ия. Сугыштан соң өч ай Житомирда яшәгән, аннан Германиядә хезмәт иткән.Туган якларына Мифтах Әнсәп улы Нуртдинов 1950 елның ноябрендә генә әйләнеп кайта. 

1973 елда Яр Чаллыга КАМАЗ заводы төзелешенә килә. Камгэсэнергострой СМУ-1дә экскаваторчы булып эшли. 1978 елда пассажирлар транспорты предприятиесенә күчә, анда 10 елдан артык машина йөртүче булып эшли. Бүгенге көндә яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү буенча актив эш алып бара.

Автозавод районы хакимияте Башлыгы Винер Харисов ветераннарны өйләренә барып котлады. Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхтәсим Фәрукшинны котларга 19 нчы мәктәп укучылары да килде. Ветеранның ишекләре янында укучылар «Кызыл Йолдыз» акциясе үткәрделәр.

Тыл хезмәтчәннәре Разия Әнвәр кызы Шәмсетдинова һәм Анна Александровна Буянова өчен 33 нче һәм 37 нче мәктәп укучылары милли киемнәрдә ветераннарның туган телләрендә шигырьләр сөйләделәр һәм җырлар җырладылар.

Чәршәмбе, 28 апрель 2021, 17:23