Җиңү көне алдыннан Үзәк районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары Александр Данилович Егоров, Павел Иванович Быстров һәм Вафирә Сәлахетдин кызы Вәлитованы котладылар.
Ветераннарга кунакка Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Олег Николаев һәм Үзәк районы хакимияте Башлыгы Искәндәр Галимов килделәр. Алар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән бүләкләр һәм котлаулар тапшырдылар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 30 апрель 2021, 09:36