Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда коронавирус инфекциясенә каршы вакцинацияләү дәвам итә.  Аның беренче компоненты белән 34 500 кеше, икенчесе белән 24 492 кеше прививка ясаткан. Вакцинация ике төр вакцина – Спутник һәм ЭпиВак белән үткәрелә. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә Сәламәтлек саклау идарәсе Җитәкчесе урынбасары Айгөл Борһанова сөйләде: "Вакцина җитәрлек күләмдә бар. Дәвалау-профилактика оешмаларында вакцинацияләү прививка кабинетларында үткәрелә, шулай ук «Омега» сәүдә үзәгендә дә вакцинацияләү оештырылган. Поликлиникаларда шәһәр оешмаларына һәм предприятиеләренә чыгу өчен мобиль бригадалар формалаштырылган", - дип сөйләде ул.

Айгөл Борһанова сүзләренә караганда, бүгенге көндә сәүдә үзәгендә 600дән артык кеше вакциналаштырылган.

В майские каникулы вакцинация будет проводиться в соответствии с графиком работы лечебного учреждения. В торговом центре «Омега» вакцинация будет организована с 13:00 до 19:00. 

"Вакцинацияләү - үз-үзеңне һәм якыннарыңны саклауның ышанычлы ысулы ", - дип өстәде ул.

Май бәйрәмнәрендә вакцинацияләү дәвалау оешмасының эш графигы нигезендә үткәреләчәк. «Омега» сәүдә үзәгендә коронавируска каршы прививканы 13:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр ясатырга мөмкин булачак. 

Айгөл Борһанова  билгеләп үткәнчә, 4 нче майдан 7 нче майга кадәр өлкәннәр һәм балалар поликлиникаларында участок табиблары һәм тар белгечләрнең кабул итүе алдан язылып оештырылачак. Кичектергесез ярдәм күрсәтү дежур кабинетларда оештырылачак. Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү өчен стационарлар эшләячәк.

Җомга, 30 апрель 2021, 11:05