Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенең дәвалау мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары Татьяна Әгъләмова матбугат конференциясендә талпан энцефалитыннан саклану чаралары турында сөйләде. Ул май аенда талпаннарның аеруча актив булуын ассызыклады.

«Безнең зонада талпаннар актив таралган. Алар талпан энцефалитын гына түгел, ә боррелиоз, гранулоцитар плазмоз, эрлихиозны кебек башка авыруларны да тарата. Энцефалиттан вакцина бар, башкаларыннан юк», - дип аңлатты ул.

Татьяна Әгъләмова Чаллыда талпан инфекцияләре белән авыручылар санының түбән булуын билгеләп үтте. Узган ел талпан энцефалиты очрагы теркәлмәгән. Әмма кайбер категория гражданнарга вакцинация бик кирәк. Бу категориягә урманда, авыл хуҗалыгында, ял итү базаларында эшләүчеләр керә. Алар  шифаханәләрдә вакцина алырга мөмкин. Аны башка кешеләр дә ясата ала, тик алар өчен ул түләүле.  Вакцина түбәндәге схема буенча ясала: мәсәлән, бүген, бер айдан, бер елдан. Кирәге чыккан саен һәр өч елда шушы тәртиптә ясарга кирәк. Прививканы 6 айлык балаларга да ясыйлар. Бүгенге көндә 600 кеше беренчел вакцина ясаткан, 200 кеше – икенче тапкыр.

Талпан кадалган кеше травматология пунктына мөрәҗәгать итәргә тиеш. Анда хирург талпанны дөрес итеп чыгара. Әгәр кешеләр аны үзләре чыгарган икән, бик игътибарлы булырга кирәк: талпанның башы калмаска тиеш. Аннан соң антисептик эшкәртү үткәрергә кирәк. Тешләгән урынны вазелин белән сыларга ярамый. Теләге булган кеше тере талпанны тикшерүгә җибәрергә мөмкин.

Моннан тыш, һәрвакыт дөрес киенергә кирәк: киемне итекләр эченә тыгарга киңәш ителә. Баш һәм муенны каплау мәҗбүри. «Муен һәм баш үзәк нерв системасына якын урнашкан.  Әгәр бу урыннарда талпан тешләгән икән, кичекмәстән шифаханәгә барырга һәм иммуноглобулин кертергә кирәк. Ул 10 кг тән массасына 1 мл исәбеннән эшләнә. Чикләүләр юк. Моны тешләгәннән соң 4 тәүлек эчендә эшләү мөһим», – диде Татьяна Әгъләмова.

Җомга, 30 апрель 2021, 12:38