Якшәмбе, 16 июнь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру өчен карталар төзелде. Әлеге карталардан ничек файдаланырга мөмкин булуы турында шәһәр Башкарма комитетының икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү идарәсе кулланучылар базары бүлеге башлыгы Рәисә Солтанова сөйләде. 

Ул билгеләп үткәнчә, стационар булмаган сәүдә сезонлы һәм биш елга килешүләр төзүчеләргә бүленә. Шуңа күрә шәһәрнең рәсми сайтында ике карта урнаштырылган: Стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру схемасы һәм Сезонлы стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру схемасы.

"Эшмәкәрләргә уңайлы булсын өчен, бу карталарның иң астында нинди объектлар урнашканын белү өчен кирәк булган барлык документларны күрергә була. Шунда ук аукционнар үткәрү даталары күренә һәм аукционнар үткәрү турында хәбәрнамәләр урнаштырылган. Бирегә керүче һәр эшмәкәр аукционның кайчан һәм нинди лотлар буенча үткәрелүен, аукционда катнашу өчен нинди документлар тутырырга кирәклеген күрәчәк", - дип аңлатты Рәисә Солтанова.

Җомга, 30 апрель 2021, 14:25