Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Николай Федорович Артамонов 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Николай Федорович 1931 елның 1 маенда Саратов өлкәсенең Аркадаб районы Памятка авылында тимерьюлчы гаиләсендә туган. Әтисе тимер юлда бригадир булып, әнисе колхозда эшли. Мәктәпнең 7 сыйныфын тәмамлый. 1943 елның көзеннән тракторчы булып эшли. 1945 елның августында Саратов шәһәрендәге авиация заводы каршындагы һөнәр училищесына җибәрелә. Слесарь-ремонтчы белгечлеген алгач, Төрекмәнстанга нефть куу заводы төзелешенә китә.

1951 елда армия сафларына алына. Демобилизациядән соң авыл хуҗалыгын механикалаштыру мәктәбенә укырга керә, ашлыкларны арттыру өстендә эшли. Яр Чаллы шәһәренә хатыны һәм балалары белән 1970 елда килеп урнаша. Двигательләр заводында эшли. Ветеранның 5 оныгы һәм 7 оныкчыгы бар.

«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында күрсәткән фидакарь хезмәтн өчен» медале, Кызыл Байрак Хезмәт ордены белән бүләкләнгән. Ветеран шулай ук «КАМАЗ төзелеше ударнигы», «КАМАЗның атказанган хезмәткәре» исемнәренә лаек.

Ветеранны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы хакимияте Башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова котлады.

Шимбә, 1 май 2021, 12:25