Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автозавод районында яз һәм хезмәт бәйрәменә багышланган чаралар оештырылды. 1 нче май көнне Җиңү паркында шәһәр халкы өчен «Халыклар дуслыгы – Татарстанның төп байлыгы» дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды. Шәһәрдәшләр өчен «Эврика» шәһәр мәдәни үзәге һәм өстәмә белем бирү учреждениеләренең иң яхшы солистлары һәм иҗат коллективлары чыгыш ясады.

Бүген паркта аттракционнарның яңа сезоны ачылды. Бәйрәм кунакларына шәһәрнең декоратив-гамәли сәнгать осталары эшләнмәләре күргәзмәсе-ярминкәсе тәкъдим ителде.

Шимбә, 1 май 2021, 14:50