Бүген "Сидоровка" паркында Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланган бәйрәм чарасы узды. Бәйрәм кунакларын Комсомол районы хакимияте Башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева котлады: «Әлеге бәйрәм хезмәт кешесенә хөрмәтне гәүдәләндерә. Без гореф-гадәтләребезне дәвам итәргә тиеш, бу бәйрәм билгеләп үтелергә һәм кешеләргә шатлык алып килергә тиеш», - диде ул.
Чаллылылар алдында «Энергетик» мәдәният йорты һәм 15 нче балалар иҗат йорты солистлары һәм иҗат коллективлары чыгыш ясады.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 1 май 2021, 15:41