Агымдагы елның апреленнән "Демография" илкүләм проекты кысаларында "Сиделка" проекты старт алды. Яр Чаллыда, дәүләт гранты ярдәме белән, әлеге проектны Автоном коммерцияле булмаган оешма - "Содействие" үзәге тормышка ашыра. Үзәк хезмәткәрләре сиделка хезмәтенә мохтаҗ булган өлкәннәргә һәм инвалидларга гигиена процедуралары үткәрәләр, көнкүрештә булышалар. Сиделка вазыйфасына азык-төлекне сатып алу һәм китерү, азык әзерләү, ашату, дару бирү дә керә.
Әлеге хезмәтләр бушлай күрсәтелә. Тулырак мәгълүмат +7 962 566 36 41 телефоны аша.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 4 май 2021, 17:28