Үзәк районы хакимияте, «Электротранспорт» ҖЧҖ белән берлектә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган чаралар кысаларында, гадәттәгечә, "Зәңгәр трамвай - Җиңүне каршылап" традицион акциясен оештырды.
Чарада "Умырзая" ветераннар хоры һәм 46 нчы мәктәпнең тимурчылар отряды катнашты. Трамвай хәрәкәте барышында ветераннар сугыш еллары җырларын башкарды, ә тимурчылар шәһәрдәшләребезгә үз куллары белән ясалган Георгий тасмаларын һәм открыткаларын тараттылар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 4 май 2021, 17:39