Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган тантаналы парад «Ватан-ана» мемориаль комплексы янында узды. Чарада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, Шәһәр Советы депутатлары, ветераннар, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, студентлар һәм шәһәр халкы катнашты.

Чара башланыр алдыннан кунаклар алдында Чаллының балалар музыка мәктәпләре укучылары, шулай ук 47 нче кадет мәктәбе укучылары чыгыш ясады.

Парадның әзерлеге турында рапорт белән Яр Чаллының Үзәк һәм Автозавод районнары буенча Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының бүлек башлыгы Рәшит Ильясов чыгыш ясады.

«Җиңү тарихы елъязмасына Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган 11 якташыбызның исемнәре алтын хәрефләр белән язылган. Без, бүгенге буын, батыр якташларыбызның, каһарманлык кылган ватандашларыбызның истәлеген кадерләп саклыйбыз. Чаллы җиренең данлы уллары хөрмәтенә без Геройлар аллеясына нигез салдык. 82 нче кадет мәктәбе Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов исемен алды, шулай ук Чаллы урамнарының берсенә аның исеме бирелгән. Чаллының 71 нче микрорайонындагы урам Советлар Союзы Герое Соболев Николай Леонтьевич исеме белән аталды. Шәһәребезнең төп проспектларының берсе Советлар Союзы Герое Муса Җәлил хөрмәтенә аталган. Җиңү көненә багышланган бәйрәм чаралары ел саен Муса Җәлил һәйкәле яныннан башланып китә. Җиңү таңын алып килү өчен күпме халык батырларча һәлак булган. Чаллы районыннан гына да 14 меңнән артык кеше дошманга каршы көрәшкә  киткән. Безнең якташлар, каһарманлык һәм батырлык үрнәкләре күрсәтеп, барлык фронтларда да үз-үзләрен аямыйча, тыныч тормыш өчен көрәштеләр», - диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев үз чыгышында. 

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Җиңү көне белән котлавын укыды.

Котлау сүзләре белән Бөек Ватан сугышы ветераны Мифтах Нуртдинов та чыгыш ясады. Мифтах Әнсәп улы - Мәскәүдә Кызыл мәйданда Җиңүнең 60 еллыгы уңаеннан оештырылган бәйрәм парадында катнашучы.

Шәһәр яшьләре исеменнән котлау сүзләрен Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов исемендәге кадетлар мәктәбе курсанты Адель Сәлахов җиткерде.

Традиция буенча парад  тантаналы рәвештә Җиңү байрагын алып чыгу белән башланды. Аннан соң Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов исемендәге 82 нче кадет мәктәбенең барабанчылар колонналары, ГТХМ хезмәткәрләре, чик буе гаскәрләре ветераннары, сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан ветераннар, кадет мәктәпләре, югары уку йортлары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре һәм укучылары үттеләр. Быел хәрби парад беренче тапкыр оркестр белән узды.

Җиңү парадында атлы кавалерия һәм автотехника да катнашты.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган тантаналы чара  Мәңгелек утка чәчәкләр салу белән тәмамланды.

Якшәмбе, 9 май 2021, 11:45