Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Пәнҗешәмбе, 7 май 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Җиңү көнен бәйрәм итү Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды. Биредә кадетларның Мактаулы каравылы тезелгән иде.

Чарада катнашучыларны бәйрәм белән Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин котлады.

Бәйрәм чаралары «Ватан-ана» мемориаль комплексы янында дәвам итте.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан оештырылган Парадта укучылар хоры чыгыш ясады. Җиңү җырларын «Җырлаучы Чаллы» шәһәр конкурсы лауреатларының катнаш хоры башкарды. Бу 5,21,30, 34,35, 38 һәм 7 нче балалар сәнгать мәктәбе хор коллективлары.

Моннан тыш, парадта Н.Кайманов исемендәге кадет мәктәбе карабинерлары чыгыш ясады.

Быел хәрби парад беренче тапкыр оркестр белән узды. Традиция буенча парад тантаналы рәвештә Җиңү байрагын алып чыгу белән башланды. Аннан соң Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов исемендәге 82 нче кадет мәктәбенең барабанчылар колонналары, ГТХМ хезмәткәрләре, чик буе гаскәрләре ветераннары, сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан ветераннар, кадет мәктәпләре, югары уку йортлары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре һәм укучылары үттеләр. 

Җиңү көненә багышланган бәйрәм чаралары Чаллының барлык районнарында да узды. Ветераннарны парадтан соң солдат боткасы белән сыйладылар. 

Бөек Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итү хөрмәтенә «Яр буе»  паркы мәйданында театральләштерелгән тамаша оештырылды. Анда шәһәрнең профессиональ иҗат коллективлары, университет һәм көллият студентлары, гомуми белем бирү һәм кадет мәктәпләре катнашты.

Тантаналы бәйрәм чарасы «Мәңгелек ут» факелын каршы алудан башланды. «Хәтер уты» патриотик акциясе кысаларында Яр Чаллы шәһәренә Билгесез солдат кабереннән Мәңгелек ут китерелде. Ул К5 буын автомобиле- КАМАЗ 54901 машинасында кайтарылган.

Бәйрәмдә катнашучылар һәм кунаклар бергәләп «Җиңү көне» җырын башкардылар.

Чара шәһәрнең иҗат коллективлары концерт программасы белән дәвам итте.

Кичә ахырында Җиңү көне уңаеннан салют гөрләде.


Дүшәмбе, 10 май 2021, 00:09