Сишәмбе, 10 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында сугышчы-интернационалистларга куелган стелага Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 33 ел тулу уңаеннан чәчәкләр салынды. Тантаналы чараны Комсомол районы хакимияте Башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева ачып җибәрде: «Бүген без ул сугышта катнашкан солдатларга, биргән антларына тугры булып калганнарга хөрмәтебезне белдерәбез. Бу безнең тарихыбызда якты дата булмаса да, без хәрби хезмәт бурычын үтәгән якташларыбызны хәтердә саклаячакбыз».

Бирегә җыелганнарны «Татпроф» компаниясенең административ директоры, Әфганстан сугышы хәрәкәтләрендә катнашкан Василий Соколов сәламләде. 

Чарада һәлак булган сугышчыларның аналары, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, район ветераннар Советы әгъзалары, мәктәп укучылары катнашты.

Чарада катнашучылар Әфганстанда һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм сугышчы-интернационалистларга куелган стелага чәчәкләр салдылар.

Җомга, 14 май 2021, 16:14