Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүгенге көндә Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең лаборатория тарафыннан расланган 2 495 очрагы теркәлде. Күрсәткеч 100 мең кешегә 475,2 тәшкил итә, бу - республика күрсәткеченнән 15,6%ка түбәнрәк. Әлеге мәгълүматларны кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Лемуза Нәфигуллина җиткерде. 

«Сарман тракты 48А адресы буенча урнашкан «Магнит» кибетендә хокук бозу очраклары ачыкланды. Эш урыннарында сатучылар һәм кассирлар  битлексез һәм перчаткасыз эшли. Хезмәткәрләр һәм сатып алучылар тарафыннан шәхси саклану чараларын куллану контрольдә тотылмый, кибет хезмәткәрләре тарафыннан социаль дистанция тоту, дезинфекция чараларының үткәрү вакыты үтәлми. Шулай ук хезмәткәрләр һәм сатып алучылар өчен сәүдә залында кулларны антисептик белән эшкәртү мөмкинлеге каралмаган.

17 майга Административ хокук бозулар кодексының 6.3 статьясының 2 өлеше буенча чит илләрдән кайткан һәм COVID-19га анализлар тапшырмаган физик затларга 91 беркетмә төзелде», – дип хәбәр итте Лемуза Нәфигуллина.

Наил Мәһдиев шәһәрдә коронавирус авыруын кисәтү һәм профилактикалау буенча актив эш алып барылырга тиешлеген ассызыклады. «Бүгенге көндә Татарстан Республикасы оператив штабы тарафыннан таләп ителгән санитар нормалар һәм кагыйдәләр үтәлергә тиеш. Сезнең бурыч - моны контрольдә тоту. Сезнең моның өчен барлык вәкаләтләрегез дә бар. Хәтта теге яки бу бинаның эшчәнлеген туктатып тору өчен судка мөрәҗәгать иткәнчегә кадәр. Алга таба да бу юнәлештә актив эшләргә кирәк. Бу җәмәгать транспортына да, сәүдә үзәкләренә дә кагыла», - дип билгеләде мэр. 

Дүшәмбе, 17 май 2021, 09:24