Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Энергетик» мәдәният сараенда «Земляничка» балалар халык театрының 40 еллыгына багышланган бәйрәм концерты булды. Театрга нигез салучы һәм аның сәнгать җитәкчесе - Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Венера Муллахмәтова.

Туган көнендә театр үзенең иң якын дусларын җыйды: шәһәр иҗат коллективларын, театрның чыгарылышын. Танылган артистлар белән берлектә туган көнгә багышланган уртак иҗади проектлар әзерләнде.

«Земляничка»  балалар халык театрын юбилее белән Башкарма комитетның мәдәният идарәсе башлыгы Румил Кәрамиев котлады. Ул театр коллективына шәһәр мэры Наил Мәһдиевның Рәхмәт хатын тапшырды.

Дүшәмбе, 17 май 2021, 15:55