Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераннары Миннеәсма Гәрәй кызы Миңнуллина һәм Рифгать Харис улы Шәфыйков 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. РФ Президенты Владимир Путин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Андрей Фомичев исеменнән юбилярларга  котлау һәм бүләкләрне Комсомол районы хакимияте Башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева һәм ТИҮ рәисе Рәис Саттаров тапшырдылар.

Миннеәсма Гәрәй кызы ТАССРның Минзәлә районы Усай авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлый. Сугыш елларында туган авылында авыл хуҗалыгы эшләрендә эшли. 1951 елда Гайсә Фатыйх улына кияүгә чыга һәм гаиләсе белән Яр Чаллыга күченеп килә. Тормыш иптәше белән дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр, биш оныклары һәм дүрт оныкчыклары бар.

Миннеәсма Гәрәй кызы Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Рифгать Харис улы Шәфыйков Актанышта туган. Урта мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында Чапаев исемендәге колхозда эшли. 1956 елда Нәсимә Ибраһим кызына өйләнә. Лаеклы ялга чыкканчы Рифгать Харис улы «Актаныш сельхозтехника» предприятиесендә тракторчы булып эшли. 1991 елда гаилә Яр Чаллыга күчеп килә. Хатыны белән дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр, сигез оныклары һәм сигез оныкчыклары бар.

Рифгать Харис улы «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Дүшәмбе, 17 май 2021, 17:35