Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 23 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

19 майда Яр Чаллыда балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары көнен билгеләп үтәчәкләр. Чара шәһәрнең иҗтимагый хәрәкәте активын җыячак һәм берьюлы берничә локциядә узачак: Азатлык мәйданында, Тукай яр буенда, шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда, "Шатлык" яшьләр үзәгендә.

Чара барышында 2020-2021 елларда балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча бүләкләү булачак.

Программа 14:00 сәгатьтә Азатлык мәйданында квест-уеннан башлана.

Сишәмбе, 18 май 2021, 08:52