Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

25-26 майда Яр Чаллыда «Мәгариф: чынбарлык һәм перспективалар» IX Халыкара ачык педагогика форумы үтәчәк.  Аны Чаллы дәүләт педагогика университеты Реймс шәһәре Шампань-Арденны университеты (Франция) белән берлектә үткәрә.

Форумда илебез һәм чит ил педагогика мәгарифен үстерүнең өстенлекле юнәлешләре, белем бирү процессын цифрлаштыру проектлары һәм программалары, яшь педагогны һөнәри яраклаштыру мәсьәләләре, заманча авыл мәктәбен үстерүнең төп проблемалары турында фикер алышачаклар.

Форум коммуникация, күргәзмә һәм партнерлык мәйданчыгы булачак. Чараларның аерым линейкасы педагогның заманча һөнәри компетенцияләре дәрәҗәсен арттыруга юнәлдереләчәк.

Чарада Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе төбәкләренең педагогик хезмәткәрләре, Россия һәм чит ил партнер вузларының югары мәктәбенең җитәкчеләре һәм фәнни-педагогик хезмәткәрләре, дәүләт хакимияте органнары һәм мәгарифне үстерү институтлары вәкилләре катнашачак.

Форумда катнашучыларны мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр, тренинглар, дискуссия һәм күргәзмә мәйданчыклары, семинарлар һәм экскурсияләр көтә.

Сишәмбе, 18 май 2021, 11:12