Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда сигезенче тапкыр «Иң яхшы балалар табибы» дигән халык тану конкурсы старт алды. Традицион рәвештә ул Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина инициативасы белән үткәрелә. 

«Хөрмәтле чаллылылар! Мин сезне барыгызны да традиционга әйләнгән, шундый мәрхәмәтле һәм файдалы проектта актив катнашырга чакырам. Яраткан участок табибларыгызның исемнәрен атап, сабыйларыбызның сәламәтлеген кайгырткан шәһәребезнең участок педиатрларына игелекле сүз белән ярдәм итегез. Ел саен мин табибларыбызга юлланган йөзләгән һәм меңләгән рәхмәт сүзләрен укыйм, аларның хезмәтенә багышланган фотографияләр һәм видеороликлар карыйм һәм чаллылыларыбыз белән горурланам, эшләренә сокланам. Яраткан табибларын балалар үзләре, аларның ата-аналары һәм хезмәттәшләре тәкъдим итә ала. Бу позитив һәм җитди тема җәмгыятьне, яшьләрне дә берләштерә. Һәркем үз эшенең остасы булган, тәҗрибәле, кешелекле балалар табиблары турында сөйли ала», - дип мөрәҗәгать итте ул.

Конкурс ел саен Медицина хезмәткәрләре көне алдыннан үткәрелә һәм быел ул 17 майда «Челнинские известия» газетасы сайтында старт алды. Беренче этап барышында чаллылылар Яр Чаллының иң яхшы педиатры исеменә лаек булган кандидатларны тәкъдим итә. Киләсе этап – тавыш бирүдән гыйбарәт. Һәркем күп санлы шәһәрдәшләр тәкъдим иткән финалистлар өчен тавыш бирә алачак.

 Конкурста җиңүчегә Дәүләт Думасы депутатының Рәхмәт хаты һәм 35 мең сум күләмендә исемле премия тапшырыла.

Узган елларда конкурсның җиңүчеләре булып Нина Степанюк (КБМҮ), Зөлфия Харунова (4 нче шәһәр балалар поликлиникасы), Равил Нәкыйпов (КБМҮ), Люция Гарифуллина (4 нче шәһәрбалалар поликлиникасы ), Алена Смирнова (2 нче шәһәр балалар поликлиникасы), Татьяна Волкова (2 нче  шәһәр балалар поликлиникасы), Фәридә Фәррахова (3 нче шәһәр балалар поликлиникасы), Аида Фотеева (6 нчы шәһәр балалар поликлиникасы), Айсулу Әхмәдиева (5 нче шәһәр балалар поликлиникасы), Гөлйөзем Исмәгыйлова (5 нче шәһәр балалар поликлиникасы), Екатерина Семушкина (КБМҮ) танылды.

Сишәмбе, 18 май 2021, 13:14