Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Буген Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев Instagram социаль челтэрендә туры эфир үткәрде. Шәһәр Хакиме бер сәгать дәвамында чаллылылар биргән мөһим сорауларга жавап бирде. Чаллылылар юллар ремонты, социаль-мәдәни объектлар төзелеше, жәмәгать транспорты белэн тәэмин ителеш, шәһәрнең яңа микрорайоннары үсеше белән кызыксынды. 

Шулай ук коронавирустан вакцинация темасы да чаллылыларда кызыксыну уятты. 

«Мин, шәһәр җитәкчесе буларак, читтән күзәтүче була алмыйм. Без шәһәребез гражданнары тыныч эшли, укый, балалар үстерә, хезмәт куя, гаилә керемен тулыландыра алсыннар өчен эшлибез. Боларның барысы да кеше исән-сау булса гына мөмкин. Белгечләр фикеренчә, коронавирус инфекциясенең өченче дулкыны көтелә. Без моңа әзер булырга тиеш», – диде Наил Мәһдиев.

«Без халык беллән сөйләшүләр алып барачакбыз. Бернинди дә мәҗбүр итү юк һәм булмаячак. Һәр кешегә узенен сәламәтлеге кадерле, вакцинациягә кагылышлы сорауда бернинди дә ярыш рухы була алмый», – дип өстәде ул.

Эфир барышында мэрның коронавирустан прививка ясатуы турында да сорадылар.

«Якын арада ясатырга жыенам. Минем барлык туганнарым, якыннарым, танышларым шундый карар кабул иттеләр», - дип жавап бирде ул. 

Шәһәр Хакименнән юлларны төзекләндерү буенча планнар турында да сорадылар. 

«Һичшиксез без өстенлекләрне билгеләп эш итәбез, кайсы жирдә транспорт артериясенә олы йөкләнешләр барлыгын карыйбыз. Быел без Шамил Усманов урамын ремонтлауны дәвам итәбез. Мин чаллылылар әлеге урамның тәртипкә китерелгәнен күрәләр дип ышанам. Анда хәзер идеаль асфальт катламы, заманча яктырту, өстәмә парковка урыннары булдырылган. Моны һәркем үзе күрә ала.

Без тормышка ашыра торган тагын бер зур проект – ул Мәләкәс елгасы күперен төзү. 15 мең шәһәрдәшебез яшәгән Замелекесье микрорайонында дүрт полосадан торган яңа юл бик кирәк», - диде Наил Мәһдиев.

Моннан тыш, Наил Мәһдиев Мәскәү проспектының дәвамы булган юлны төзү турында да сөйләде: «"Притяжение" микрорайонында юл төзелеше буенча проект әзер. Мәскәү проспектын дәвам итү өчен яңа юл төзү инициативасы белән без үзебез чыктык. Моның өчен без ике ел элек финанс ресурсларын бүлеп бирелүен, әлеге җирдәге участокларны сатып алуны булдыра алдык».

Шәһәрдәшләрнең сораулары иҗтимагый киңлекләрне үстерү темаларына да кагылды. Наил Мәһдиев чаллылыларны әлеге тема буенча үз карашларын дәүләт хезмәтләре сайтында тавыш биреп белдерергә чакырды.

«Без, Фикрәт Табиев яр буен төзекләндерү өчен, федераль һәм республика бюджетларыннан финанслау алу мөмкинлегенә ирешергә телибез. Ул моннан 10 ел элек төзелгән, биредә ремонтны дәвам итәргә кирәк. Мин шәһәрнең битараф булмаган барлык кешеләрен дәүләт хезмәтләре сайтына керергә, анда 2021 елда төзекләндерергә тәкъдим ителә торган җәмәгать урыннары исемлеген табарга һәм тавыш бирергә чакырам. Кызганычка каршы, тәртипкә китереләсе җәмәгать урыннары байтак әле. Без бу мәсьәләдә, һичшиксез, сезнең фикерегезгә таянып эш итәчәкбез», - дип билгеләде мэр.

Сишәмбе, 18 май 2021, 17:37